Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай башлыгы инвалидларны “Маяк” газетасына яздырган
Азнакайда мохтаҗлыкта яшәүчеләрне, аз керемле гаиләләрне район газетасына, республикада чыгып килүче вакытлы матбугатка яздыру акциясе бара.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Вакытлы матбугатка язылу кампанияләре барганда шундый акцияләр үткәрү Азнакай районында матур гадәткә керде. Әлеге игелекле чарага җитәкчеләребез, алар үрнәгендә башка райондашлар да актив кушыла, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru.
Киләсе елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу барган бу көннәрдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин инвалидлар җәмгыятен “Маяк” газетасына яздырды. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан игълан ителгән айлыкта мондый игелеккә башкалар да кушылды. Газета-журналларга язылу башлангач та, һәр елдагыча, күп кенә оешма-предприятиеләр үз пенсионерларын, хөрмәтле ветераннарын “Маяк”ка һәм башка газета-журналларга яздырырга өлгерде инде. Башка хезмәт коллективлары, эшмәкәрләребез дә бу матур башлангычтан читтә калмаслар, дип ышанабыз. Айлык барышында картлар йортында тәрбияләнүчеләрне, ятимнәрне, ялгыз яшәүче өлкәннәрне, сугыш һәм тыл ветераннарын, аз керемле гаиләләрне, инде олыгаеп килүче әти-әниләрне, якыннарыбызны, безнең игелек-игътибарга мохтаҗларны “Маяк” газетасына, республика матбугатына яздырып, азнакайлылар шәфкатьлелек үрнәге күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз