news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай башлыгы булачак табибларны фатир белән тәэмин итәргә вәгъдә итте

Студентлар үзләре укыган вузларга керү тәртибе, уку программасындагы таләпләр, студент тормышы хакында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

(Азнакай, 9 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай район үзәк сырхауханәсендә быел да студентларның кышкы каникуллары чорында медицина вузлары студентлары мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты, дип яза җирле басма.

Медицина уку йортлары, табиблар һәм шәфкать туташлары һөнәрләре турындагы "Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән бу эчкерсез сөйләшүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

"Районыбызда табибларга кытлык бар, бигрәк тә тар белгеч табибларына. Укуны тәмамлагач, үзебезнең Азнакайга кайтуыгызны көтәбез. Фатир белән тәэмин итәчәкбез, яшәү өчен барлык шартларны да тудырачакбыз", – диде ул.

Студентлар өлкән сыйныф укучыларына үзләре укыган вузларга керү тәртибе, уку программасындагы таләпләр, студент тормышы хакында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100