news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай балаларының иминлеген кайгырталар

Соңыннан балаларга «Сезне закон яклый», «Үз-үзеңне якла» дигән белешмәләр таратылды.

(Азнакай, 20 февраль, "Татар-информ"). Азнакай балаларының иминлеген кайгырталар, дип яза aznakaevo-rt.ru сайты.

«Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм баларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә балигъ булмаганнарны җәберләүләрне кисәтү буенча дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч Г.Габдуллина һәм психолог Л.Сабирова балаларга әлеге проблема хакында сөйләде, ә юрисконсульт Р.Хәйруллина ООН Конвенцииясе, РФ Конституциясе һәм Гаилә Кодексы нигезендә мондый гамәлләр өчен өлкәннәрне нинди җаваплылык көткәнен, балигъ булмаганнарның хокукларын, андый хәлгә тарыганда яшермәскә кирәклеген аңлатты.

Соңыннан балаларга «Сезне закон яклый», «Үз-үзеңне якла» дигән белешмәләр таратылды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot