news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай балалары өлкәннәрне үзләре ясаган открыткалар белән бүләкләде

Азнакайның «Развитие» балалар иҗат үзәгендә «Игелекле эшләр остаханәсе» дигән иҗат атналыгы узды

 (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Азнакайның «Развитие» балалар иҗат үзәгендә «Игелекле эшләр остаханәсе» дигән иҗат атналыгы узды, дип хәбәр итә районның "Маяк" газетасы.

Педагог Г. Шарипова җитәкчелегендәге «Мастерилка» һәм «Золотая ниточка» берләшмәсенә йөрүчеләр үз куллары белән әби-бабаларына открыткалар ясадылар. Һәрберсе бүләгенә йөрәк җылысын һәм өлкән буынга булган мәхәббәтен салды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot