news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай балалар китапханәсендә театр ярминкәсе узды

Район балалар китапханәсендә “Күңелле сәхнә” дип аталган театр ярминкәсе үтте.

(Азнакай, 3 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы балалар китапханәсендә “Күңелле сәхнә” дип аталган театр ярминкәсе үтте, дип яза район басмасы. 

Әлеге бәйрәмдә Әлкәй, Илбәк, Сукаеш авыл китапханәләрендә һәм район балалар китапханәсендә эшләп килүче театр коллективлары чыгыш ясады.

Китапханәче Тәслимә Корбанова нәни тамашачыларга театр тарихы, шулай ук, Азнакай халык театры һәм артистлары турында сөйләде, 75 еллык юбилее уңаеннан дөнья күргән “Галиҗанәп Азнакай халык театры” дип аталган китап белән таныштырды.

Илбәк авылы китапханәчесе Гөлүсә Габдрәхимова җитәкчелегендәге “Балачак” театр коллективы, Экология елына багышлап, Фәнис Яруллин әсәре буенча “Урман аланы” дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.

Шәһәребезнең “Улыбка” курчак театры тамашачыларга “Учимся дружить” һәм “Сказка о старике и старухе”, ә Венера Газиҗанова җитәкчелегендәге “Әллүки” курчак театры Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен күрсәттеләр. “Әллүки” “Иделкәем” конкурсының зона турында ел саен алдынгы урыннарны яулап килә.

Сукаеш авылы китапханәчесе Илсөяр Дәүләтова, образларга кереп, балаларга кызыклы әкиятләр сөйләде.

Чараның тамашачылары - шәһәребезнең 6 нчы, 8 нче мәктәпләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбе укучылары һәр чыгышны алкышларга күмделәр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100