news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай балалар иҗаты үзәгендә “1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" чарасы үтте

Бөек Җиңү яуланганга инде 73 ел үтсә дә, солдатларның туган иленә, - якыннарына фронттан язган өчпочмаклы хатлары бүгенге көнгәчә кадерләп саклана.

(Азнакай, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). “Бердәм Россия” сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән “Тарихи хәтер" проекты кысаларында республикабызның төрле-шәһәр районнарында акция үтә. Эстафетаны Ютазы районыннан кабул итеп, Азнакай балалар иҗаты үзәгендә сугыш хатларына багышланган чара узды. Һәркемнең йөрәген тетрәндерде, хәтерләрдә дәхшәтле сугыш чоры вакыйгаларын яңартты бу кичә, дип яза җирле басма.

Бөек Җиңү яуланганга инде 73 ел үтсә дә, солдатларның туган иленә, - якыннарына фронттан язган өчпочмаклы хатлары бүгенге көнгәчә кадерләп саклана.

Азнакай районыннан сугыш чорындагы 49 хатның күчермәсе ТР Милли архивына җибәрелде. Хатлар электрон рәвештә архив порталында урнашачак. Аларның күпчелеге Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда сакланган хатлар. Ә инде калганннары район мәктәпләре музеейлары фондыннан алынган. Шушы хатларның эчтәлеге белән таныштырган сугыш чоры балалары - хезмәт ветераннары Диләрә Сафина һәм Җиләк Иванованың чыгышларын зал тын да алмый тыңлады. Бу минутларда һәркем күңеленнән генә үзенең якыннарын – фронтта дошманнарга каршы көрәшкән әтиләрен, бабайларын, якыннарын күз алдына китереп утыргандыр. Бу мизгелләрдә ул чорларның шаһиты булган өлкәннәрнең күзләрендә яшь бөртекләре чалынды.

Кичә барышында яңгыраган сугыш чоры җырлары, театральләштерелгән күренешләр – барысы да әнә шул чорның кайтавазы булып яңгырады.

Чарада  район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашты.

“Тарихи хәтер" акциясен Азнакай Бөгелмә районына тапшырды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100