news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай Балалар Думасыннан – 116 мең сумлык ярдәм

“Җиңү” телемарафоны, “Изгелек чишмәләре” акциясе уңышы шундый

 (Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Азнакай Балалар Думасы тарафыннан үткәрелгән “Изгелек чишмәләре” акциясендә быел районның 23 мәктәбе катнашты. Аларның һәркайсында шәфкатьлелек ярминкәләре үткәрелеп, җыелган акчалар дәвалану һәм операцияләр таләп ителгән яшьтәшләренә тапшырылды, дип хәбәр итә җирле “Маяк” басмасы.

Күптән түгел районда сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм күрсәтү максатында үткәрелгән “Җиңү” телемарафонында да Балалар Думасы зур активлык күрсәтте. Алар башлангычы белән бу игелек акцияләрендә 116 мең сумнан артык акча җыелды. Аның 48,7 мең сумы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ә калган 67,4 меңе, сугыш ветераннарына, аларның тол калган җәмәгатьләренә, тыл фидакарьләренә ярдәм итү йөзеннән, “Азнакай” фондына тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100