news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай балалар бакчаларына депутатлар, предприятие җитәкчеләре уенчыклар өләшә

Яңа ел алдыннан районда махсус акция үткәрелә.

(Азнакай, 24 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге район һәм шәһәр Советлары депутатлары, предприятие-оешмалар җитәкчеләре белән бергә балалар бакчаларына бүләкләр өләшә, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.

Партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова: “Безнең партия “Балалар бакчасына уенчык бүләк ит” акциясен үткәрү турында карар кабул итте. Бер генә бакча да игътибарсыз калмый. Аларның саны исә безнең районда 57гә җыела, - ди. - Сабыйларның күп вакыты балалар бакчасында уза. Алар бирегә яратып йөрсеннәр, күп нәрсәләргә өйрәнсеннәр өчен яңадан-яңа уенчыклар, китаплар, дәресләр өчен пособиеләр кирәк. Шуңа күрә без бу игелекле эшкә кушылучыларга рәхмәтле”.

Депутат, җитәкче-"Кыш бабайлар" әлеге бүләкләрне бәйрәм кичәләрендә тантаналы төстә тапшыралар. Әти-әниләр дә, бакча хезмәткәрләре дә аларга рәхмәт әйтеп калалар.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” җәмгыятенең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов узган чәршәмбедә шәһәребезнең 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасында Яңа ел кичәсендә булдылар. Нәниләр алар алып килгән уенчыкларга бик шатланды. Рөстәм Мөхәммәдиев: “Азнакайда бик күркәм традициягә нигез салынган. “Татнефть” җәмгыяте дә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге үсешенә зур өлеш кертә. Безнең балалар бакчаларының торышы да башкалардан яхшырак. Алга таба да компания социаль программаларны дәвам итәчәк”, – дип, педагогларны, әти-әниләрне якынлашып килгән Яңа ел белән котлады, диелә Азнакай басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100