news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай авылларында референдум бәйрәм төсе алды

Халык үзара салымга мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирә.

(Азнакай, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районында үзара салым буенча референдумнар уза. Сайлау бәйрәм төсен алды. Бу хакта "Маяк" газетасы хәбәр итә. 

Иртәнге сәгать җидедән үк район авылларындагы сайлау участокларында зур җанлылык. Халык үзара салымга мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирә. Шунсын әйтергә кирәк, әлегә кадәр узган җыеннарда салым күләмен билгеләү буенча фикер алышулар барган иде инде. Бу нәүбәттән референдумда инде соңгы сүзен әйтергә авылның олысы-кечесе тавыш бирү участокларына юл алды.

Уразай авылы Мәдәният йорты тирәсе җыр-моңга күмелгән.

Вәсилә апа белән Фәтхелбаян абый Мортазиннар шактый еллар Азнакайда яшәп, инде олыгая башлагач туган авылларында төпләнеп, ата-баба нигезен яңартканнар. "Тавыш бирергә менә шулай иртән-иртүк килергә булдык әле. Бүгенгә иң зур эшебез шушы", - ди алар.

"Ни дисәң дә, авылның төзеклеге, яшәве, тагын да матурлануы өчен тавыш бирәбез. Аңа менә шулай үзебезнең дә өлешне кертү без, өлкәннәрне, горурландырып та ала. Ни дисәң дә, үзең яшәгән җирне төзек итү бердән бурыч булса, икенчедән, аны яшәтергә тырышу да игелекле гамәл", – диләр өлкәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100