news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: “Һәр эштә тәртип булырга тиеш”

Район терлекләрен тиешле рацион белән ашатыр өчен бөтен шартлар бар кебек. Бер генә нәрсә – эшне тиешенчә оештыру аксый.

(Азнакай, 2 декабрь,  "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). “Азнакай” агрофирмасының Банки Сукаеш (ХПК-2) бүлекчәсендә узган семинарда да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов:

– Тәртип, чисталык булганда, эшләве дә күңелле, хезмәт күрсәткечләре дә югары. Әмма бүген һәрьяклап ныклы эш алып барганда гына моңа ирешергә була. Әгәр терлекләр сазда ята, сыер савучыдан башлап хуҗалык җитәкчесе дә үз эшенә җавапсыз карый икән, нинди югары сөт җитештерүчәнлек турында сүз алып барырга мөмкин?! – диде ул.
Семинарда катнашучы хуҗалык җитәкчеләре, ветеринария белгечләре дә шул фикердә. Терлекләрне исән-имин кышлату, азыкларның кышкы рационын төзү һәм сөт җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча узган әлеге киңәшмәдә бүген генә барлыкка килмәгән проблемаларга янә игътибар юнәлде.

Сүз дә юк, районда өлге алырдай хуҗалыклар бар: “Азнакай” агрофирмасы, “Союз-Агро” җәмгыяте, “Мөстәкыймов ис.” “Марс”, “Таллы-Бүләк”, “Закирова Л. Ә.” хуҗалыкларының мөгезле эре терлек асрауда ирешкән күрсәткечләре белән горурланырлык, дип яза җирле басма.

Терлекчелек комплекслары тирәсендә рәт-рәт булып тезелеп торучы печән, салам төргәкләрен, һәркайсы меңәр тонналы сенаж базларын, гөрләп эшләп торучы катнаш азык цехларын күреп тә күңел шатлана.

Район терлекләрен тиешле рацион белән ашатыр өчен бөтен шартлар бар кебек. Бер генә нәрсә – эшне тиешенчә оештыру аксый.

Сөт җитештерүне киметкән теләсә кайсы хуҗалыкка барып чыксаң да, терлекчеләрнең аһ-зарын ишетергә туры килә.

Бу һәм башка җитди проблемалар нигезендә, гадәттә, бер карашка гади генә, әмма мөһим нәрсә – чисталык һәм тәртип кагыйдәләренең – санитария таләпләренең тиешенчә үтәлмәве ята. Нәтиҗәдә терлекләрдә лейкоз, мастит авырулары барлыкка килә. Аларга каршы профилактик чаралар күрү, дәвалауны вакытында башлау сөт җитештерүчәнлеккә туры йогынты ясый. Ветеринария белгечләре дә бу юнәлештә барган шактый сүрән эшкә игътибар арттыруны сорый. Миргасим Усманов сыерларны әлеге авыруларга тикшерү һәм дәвалау өчен тиешле чаралар күрүне төп бурыч итеп билгеләде.

– Эшнең һәр этабы: сөт савудан алып аны тапшыруга кадәр җитди контрольдә булырга тиеш. Шул вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – диде район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов семинарга нәтиҗә ясап.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100