news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай артистлары Җәлил бистәсе ветераннарын тәбрикләде

“Җанашым” халык фольклор ансамбле, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Миргаяз Шәрәфиев һ.б. чыгыш ясады.

Азнакай артистлары Җәлил бистәсе ветераннарын тәбрикләде
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 6 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Өлкәннәр декадасы уңаеннан Азнакай Мәдәният йорты артистлары Җәлил бистәсе халкына концерт куйдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Җанашым” халык фольклор ансамбле, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Миргаяз Шәрәфиев, Ландыш Шәрәфиева, “Азнакай гүзәлләре” триосы, солистлар Валера Гыйльманов, Луиза Шәфыйгуллина, баянчылар дуэты Илһам Шакиров һәм Азат Вәлиевләрнең чыгышы көчле алкышларга күмелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot