Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Азнакай” агрофирмасының Урманай бүлекчәсе сыер савучысы Римма Сәлихова - беренче
Римма 1 елда 6885 килограмм сөт сауган.
(Азнакай, 11 апрель, “ Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). "Азнакай" агрофирмасы терлекчеләре районның сөт чишмәсен баетуда беренчеләр рәтендә бара. Ә менә Азнакайның Урманай һәм Беренче Май бүлекчәләрен берләштергән 5 нче ХПК терлекчеләре агрофирманың үз эчендә беркайчан да беренчелекне бирми. Бу уңышларда алдынгы һәм тәжрибәле сыер савучы Римма Сәлихованың зур өлеше бар. Ул елның-елында район ярышларында да призлы урыннарны алып килә. Римма 1 елда 6885 килограмм сөт сауган, дип яза район матбугаты.
– Хезмәт шартлары яхшы, уңайлыклары булган терлекчеләр йорты бар, бергәләп чәйләр эчәбез. Үзара бердәм, дус, тату эшлибез. Хезмәт хакларыбыз да яхшы. Аны үз вакытында айга ике тапкыр биреп торалар. Сөенеп эшлибез, – ди Римма ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз