news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Азнакай”агрофирмасының Урманай бүлекчәсе хезмәтчәннәре икенче сенаж базын тутыралар

“Азнакай” АФ” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара.

(Азнакай, 16 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). “Азнакай” АФ” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара.   “Азнакай”агрофирмасының Урманай бүлекчәсе хезмәтчәннәре икенче сенаж базын тутыралар, дип яза район газетасы.

–Күпьеллыкларның беренче катыннан нигездә сенаж салабыз, икенче каты – печәнгә. Җәй соң килү сәбәпле, быел терлек азыгы әзерләү дә соңарды. Шуңа да беренче катны сыйфатлы һәм сыйлы чорында кыска срокларда җыеп алу – төп бурычыбыз. Бу уңайдан бар шартларыбыз да бар, егетләребезнең дә кәефе яхшы. Иң уңганы – Урманай. Алар иң беренчеләрдән булып сенаж сала башладылар. Сәпәй, Уразай, Сукаеш басуларында параллель рәвештә печән әзерләү эшләре дә бара. Эш ике сменада оештырылды. Бер сменада эшләүчеләр иртәнге өчтән үк эшкә кузгалалар, – ди агрофирманың терлекчелек буенча директор урынбасары Илдар Гарифуллин.

–Бер базыбызны тутырып куйдык, 2750 тонна сенаж салынды, – дип сүзгә кушыла Урманай бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Вафин. – Менә икенчесен башлап киләбез. Барлыгы алты баз тутырылырга, ягъни 37 мең тонна сенаж салырга тиешбез. Сенаж базларыбыз алдан ук әзерләнде, чистартылды, дезинфекцияләнде. Көнгә 600-700 тоннадан артык сенаж салына.

Ул арада корыч айгыры белән менә инде 70 яшен түгәрәкләп килүче тәҗрибәле механизатор, районыбызның Почетлы гражданины Хатыйп ага Сибгатуллин да килеп туктады.

–Ялкауга яңгыр беренче тама, дигәндәй. Кайберәүләр шуны сәбәп итеп, кузгалмый ята. Сез менә яңгырдан да куркып тормыйсыз икән, – дип сүз каттым аңа.
– Соң яңгыр туктаганны көтеп ятып, малкайларны кышын ач калдырасың мыни. Бәлки ул гел дә туктамас. Ныклап яуганда бераз җилләгәнен көтеп, ял да итеп алабыз да, янә кузгалабыз.

Механизаторлар Флер Галиуллин, Нурсәяф Басыйровның да кәефләре яхшы.

–Һич арттырусыз сөенеп эшлибез, – ди алдынгы механизатор Нурсәяф Басыйров. – Заманча техникаларыбыз сәгать теледәй эшләп тора, ягулыгыбыз җитәрлек, хезмәт хакларын айга ике тапкыр үзвакытында биреп баралар. Яхшы эшләсәң, премиясе дә бар. Тәмле ашаталар. Җитәкчеләребез, бигрәк тә агрофирма директоры Илгиз Мөслимовның хезмәт кешесенә игьтибарлы, кайгыртучанлыгын һәрчак тоябыз без.

Елның-елында алдынгылыкны алып килгән Нурсәяф Басыйровны белмәгән кеше юктыр. “Я беренче, я икенче урынны алмасам, эшләп тә йөрмим мин”, дип кенә җибәрә үзе. Узган ел – чәчүдә, аннан алдагы елны уруда призлы урыннарны алган.

Егетләр озак сөйләшеп тормадылар. Тракторларына утырып, тизрәк китеп бардылар. Туктап тора торган вакыт мени. Үләннәрнең иң сусыл, иң сыйфатлы һәм туклыклы вакыты. Үзвакытында кышлык азык әзерләп калдырасылары бар. Җәй – сөт чоры да. Ә сөт – акча ул. Форсатны кулдан ычкындырмыйча тәмле, сыйфатлы яшел азык белән җәйләү, фермалардагы сөтлебикәләрне дә тәэмин итеп торырга кирәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100