news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай агарийлары терлек азыгы әзерләү буенча яңа ысулга күчә

Белгечләр белдерүенчә, әлеге катнашма сыерларның сөтен 20 процентка арттыра.

Азнакай агарийлары терлек азыгы әзерләү буенча яңа ысулга күчә
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 24 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы игенчеләре бу атнада урып-җыюга кереште. “Марс” хуҗалыгында менә икенче елын арпаны махсус техника ярдәмендә изеп, 50 метр озынлыктагы полиэтилен җиңсәләргә тутыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Беренчедән, бу уракны тизләтә, чөнки бөртекнең дымлылыгы 35-36 проценттан ким булмаска тиеш. Икенчедән, кышын сыерларның сөтен арттыру өчен туклыклылыгы югары була. 300 центнер сугып, амбарга кайтардык, уңыш гектардан уртача 30 центнердан артык чыга", – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

Терлекчелек комплексы җитәкчесе Илмир Гарипов аңлатуынча, арпа бөртеген кысып чыгаргач, аңа кырмыска кислотасы салына һәм масса вакуумда тутырыла. Бер җиңсәне 3-4 көн эчендә тутырып өлгерергә кирәк, юкса эш зыянга китәчәк. Җиңсәләр ачык амбарда саклана, кышын да катмый. Аларның бер башыннан ачып, төягеч белән алып арбага салалар һәм фермага малларга ташыйлар.

Белгечләр белдерүенчә, әлеге катнашма сыерларның сөтен 20 процентка арттыра. Бу ысулны тагын районда “Союз-Агро” җәмгыятендә дә кулланалар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов башка хуҗалыкларга да шундый җайланмалар булдырырга тәкъдим итте.Техника чыгымының 40 проценты дәүләт тарафыннан субсидияләнә дә икән.

Урып-җыю буенча районда штаб оештырылды һәм һәр хуҗалыкка килеп туган кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә белгечләр беркетелде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100