Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай 5нче урта мәктәбе педагоглары заманча укыту алымнары белән уртаклаштылар
Азнакайның 5нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары 8 ачык дәрес бирделәр, 6 мастер-класс күрсәттеләр.
(Азнакай, 16 декабрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында «Башлангыч мәктәптә сыйфатлы белем бирү ресурсы буларак заманча технологияләр» дигән темага төбәкара семинар узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Анда Сарман, Ютазы, Әлмәт, Лениногорск, Мөслим районнары һәм Октябрьский шәһәре мәктәпләреннән 70 педагог катнашты.
Азнакайның 5нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары 8 ачык дәрес бирделәр, 6 мастер-класс күрсәттеләр. Шулай ук башка районнардан 15 педагог үз эш тәҗрибәләре буенча чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар Азнакайдан кызыклы һәм файдалы мәгълумат алып һәм тәҗрибә туплап, якты тәэсирләр белән киттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз