news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай 1 нче урта мәктәбендә социаль партнерлык кабинеты ачылды

Семинарда профсоюз оешмасының мәгълүмати эш буенча белгече Регина Хөснетдинова Профсоюз PR-хәрәкәте елы кысаларында башкарылган эшләргә йомгак ясады.

(Азнакай, 17 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениеләре профсоюз комитетлары рәисләре семинар-практикумы узды. Анда профсоюз PR-хәрәкәтен үстерүдә башлангыч профсоюз оешмалары һәм социаль партнерлыкның роле турында сүз барды, дип яза район газетасы. 

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы – районда иң эреләрдән. Аның сафларында 2757 кеше исәпләнә, ул 73 башлангыч оешманы берләштерә. 2016 елда оешма Гомумроссия Мәгариф Профсоюзының Мактау китабына кертелгән, 100 дән артык активисты тармак бүләкләренә ия булган.

"Район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы белән өч яклы хезмәттәшлек форматында 2017-2019 елларга Килешү төзелде. 20 ел дәвамында район профсоюз оешмасы каршында социаль яклау фонды эшли. Ел саен аннан мәгариф ветераннарына, каты авыруларны дәвалауга, авыр хәлдә калган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә, юбилярларны, ветераннарны бүләклибез", – ди мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының алыштыргысыз рәисе Рәмзия Хәсәнова.

Санаторийларга өлкәннәр һәм балалар өчен юлламалар, бушлай медицина тикшеренүләре – профсоюзның үз хезмәткәрләре ялын һәм сәламәтлеген кайгырту билгесе ул.
Мәктәпкә яңа аяк баскан педагогларга һөнәри яктан үсәргә, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итү – профсоюзлар эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләренең берсе. Азнакай 1 нче мәктәбе директоры Гүзәл Муллагалиева, профсоюз комитеты рәисе Әлфия Рахманова әлеге юнәлештә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яшь педагогларның район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Якупова һәм “Энергия” ассоциациясе рәисе Ленар Хәйруллин мастер-класс күрсәттеләр. Алар икесе дә яшь белгечләр белән уңышлы эшләүләре өчен Профсоюзлар республика комитеты стипендиясенә лаек булган.

Семинар кысаларында 1 нче мәктәптә социаль партнерлык кабинеты ачылды. Рәмзия Хәсәнова матди базаны ныгыту өчен хуҗаларга сертификат тапшырып, мондый кабинетны барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында булдыру кирәклеген ассызыклады.

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы – “Иң яхшы профсоюз активы мәктәбе”, “Хокукый белемнәрне пропагандалау буенча иң яхшы территориаль оешма”, “Иң яхшы сайт” республика конкурсларында җиңүче. Әлеге уңышларның нигезендә тынгысыз хезмәт ята. Профсоюз лидеры мәктәбе укулары оештырыла, башлангыч профсоюз оешмаларының методик һәм мультимедиа материаллары банкы булдырылган, квартал саен “Профсоюз хәбәрчесе” газетасы чыгарыла.

Мәгариф профсоюзлары җирле массакүләм матбугат чаралары белән дә актив хезмәттәшлек итә. “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов район газетасының халык өчен мәгълүмати һәм тәрбияви ролен яктыртып, аның битләрендә мәгарифкә дә зур урын бирелүен билгеләп узды.

Семинарда профсоюз оешмасының мәгълүмати эш буенча белгече Регина Хөснетдинова Профсоюз PR-хәрәкәте елына кысаларында башкарылган эшләргә йомгак ясады. Профсоюзларның җәмгыятебездә тоткан роле турында учреждениеләрдә ачык дәресләр, лекцияләр, викториналар, бәйгеләр узган. Гомумән, белем һәм тәрбия бирүдә генә түгел, спортта да, мәдәниятта да, районның иҗтимагый тормышында да актив мәгариф хезмәткәрләре. Берничә ел рәттән район күләмендә үзешчән сәнгать смотрында гран-при яулаулары да аларның сәләте һәм мөмкинлекләренең чиксез икәнлеге хакында сөйли.

Семинарда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Нәфисә Шәфыйкова профсоюз оешмасының эшенә югары бәя биреп, алга таба да хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләре сагында уңышлар теләделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100