Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайның Зәңгәр мәчетендә Шигырь бәйрәме булды
Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчетендә җәйге лагерьга йөрүче балалар шагыйрә Резеда Шәрипова һәм Ильмира Сәлахова белән очрашты. Шагыйрәләр иҗатлары белән таныштырганнан соң, балалар кунакларга лагерьда алган белемнәрен күрсәтте. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Биредә алар күңеленә иман нуры белән бергә туган телебезгә мәхәббәт орлыклары да салына.
«Татар телен өйрәнегез, аны белсәгез, башка төрки телләрне өйрәнү дә җиңел булыр. Туган телебезне хөрмәт итегез, туган илебезне яратыгыз, тәүфыйклы, иманлы булып үсегез!» — диде Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов.
Җәйге лагерьда Сирина Сәхбетдинова, Эльза Гарифуллина, Әлфия Ильясова балаларның ялын күңелле итеп оештыра.
Соңыннан балалар «Туган тел» җырын башкарды һәм татарча шигырьләр сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз