Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайның Зәңгәр мәчете мәдрәсәсенә нәни шәкертләр «Әлифба» бәйрәменә җыелган
Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчете мәдрәсәсендә ял көннәрендә шөгыльләнүче балалар өчен «Әлифба» бәйрәме узган. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.
Бу көн нәни укучылар өчен чын маҗарага әверелде: алар «Белмәмеш» утравына мавыктыргыч сәяхәт кылып, тантаналы рәвештә Белем иленә әйләнеп кайттылар. Бәйрәм барышында балалар үзләренең уңышларын бик теләп күрсәттеләр: горурланып гарәп телендәге текстларны укыдылар, остазларын һәм килгән кунакларны сөендерделәр. Чара бик җылы һәм күңелгә ятышлы булды.
Бәйрәмдә катнашучылар мәчет имамы Нәфис хәзрәт Хәкимовка аерым рәхмәтләрен белдерделәр. Әти-әниләр аның уку процессын оештыруга һәм балаларга рухи‑әхлакый тәрбия бирүгә керткән өлешен югары бәяләде.
«Балаларга бәйрәм бик ошаган. Сез барыбыз өчен зур эш башкарасыз. Бик зур рәхмәт сезгә барыгызга да», – ди алар.
«Әлифба» бәйрәме — күңелле вакыйга гына түгел, ә һәр укучы тормышында мөһим этап. Ул гарәп телен үзләштерүдә беренче җитди адым, балаларда үз көчеңә ышанычны ныгытучы һәм алга таба укуга илһамландыручы чара да. Нәни укучыларга белем юлында яңа казанышлар һәм шатлыклы ачышлар телибез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз