news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Яңа Юл микрорайонында яңа мәчет ачылды

Азнакайның Яңа Юл микрорайонында яңа мәчет ачылды
"Азнакай"

Азнакай шәһәренең Яңа Юл микрорайонында яңа мәчет алчылды. Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, авыл һәм шәһәр хәзрәтләре, бистә халкы катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Районыбызда 52нче мәчет ачыла. Елдан-ел аларның саны арта. Яңа Юлда бу икенче мәчет. Үзләренең җирендә үзләре башлап, Рәшат абый белән Раушания апа Кариевлар, Физикать хәзрәт Шакиров шушы изге эшкә алындылар, төзелешкә зур өлешләрен керттеләр. Мәчетнең исеме дә алар хөрмәтенә «Рәшат-Физикать» дип куелган. Халык, җитәкчеләр, депутатлар, нефтьчеләр дә ярдәм күрсәтте. Барчасына да рәхмәт! Иман йорты игелек нурлары чәчеп торсын, изгелек кылып яшик, – диде район башлыгы.

Шулай ук Равил хәзрәт Зөфәров, Азат хәзрәт Талибуллин да изге теләкләрен җиткерделәр.

Мәчет төзелешендә зур хезмәт куючыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ал тасманы кискәч, ир-атлар тәкъбир әйтә-әйтә мәчеткә агылды.

«Хаҗдан кайтканда мәчет төзергә дип әманәт әйткән идем. Бу ниятемне кодаларыбыз Физикать Шакировлар да куәтләп алды. Мәчет төзелешенә битараф калмыйча ярдәм кулы сузган барчасына Аллаһының мең рәхмәтләре яусын! Үзләренә дә теләгән җирдән байлыклар бирсен. Гаилә бәхете, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, ике дөнья рәхәтенә ирешергә, саҗдә әһелләреннән булып, мәчетләргә йөрергә, мәчетләребезгә иманлы кешеләр белән тулып торырга насыйп булсын», – ди Рәшат Кариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100