news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Туйкә авылында шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

Азнакайның Туйкә авылында шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алдылар
Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай районының Туйкә авылы китапханәсендә Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин премияләре лауреаты, бик күп китаплар авторы, олпат шагыйрь Илдус ага Гыйләҗевне туган көне уңаеннан «Онытып булмый шул...» дип аталган искә алу кичәсе булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Чараны Туйкә авылы китапханәчесе Айгөл Солтангирова алып барды.

Шагыйрьнең якты истәлегенә багышланган әлеге очрашуда җылы хатирәләр яңарды, кызы Резеда Гыйләҗева, Туйкә авыл җирлеге башлыгы Регина Закирова, авыл ветераннар советы рәисе Фаяз Зәйдуллин, шагыйрь белән бер чорда хезмәт куйган, аның иҗатына мөкиббән булган авылдашлары Энҗе Харрасова, Рузилә Мөстәкыймова, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова, «Гөлстан»чылар Марат Исхаков, Халидә Галимова, Балтач авылы китапханәчесе Гүзәлия Хәбипова чыгыш ясады.

Шагыйрь рухына багышлап Альберт хәзрәт догалар укыды.

Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot