Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайның «Сандугач» бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңде
Азнакайның «Сандугач» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңү яулады. Балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка ия булды, дип хәбәр итә «Азнакай» сайты.
Грант бәйгесендә катнашучыларны ике этапта сынадылар. Башта педагоглар балаларга ике телне дә ышанычлы үзләштерергә ярдәм итәчәк проектлар тәкъдим итеп, аларны якладылар.
Икенче этапка узган балалар бакчаларында комиссия әгъзалары булып, сабыйларга татар һәм рус телләрен өйрәтүгә юнәлтелгән төрле эш алымнары белән таныштылар, дәрес-уеннарны карадылар, Балаларның белем дәрәҗәсен тикшереп, рус һәм татар телләрендә аралаштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 21 нче «Сандугач» балалар бакчасына югары бәя бирелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз