news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның мәгариф ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Азнакайның мәгариф ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Фото: http://aznakaevo-rt.ru

Азнакайда хезмәт юлын тулысы белән мәгариф тармагына багышлаган ветеран-укытучы Кривуляк Мария Михайловна 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Аны олы юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе, нефтьчеләр, үзе эшләгән 4нче лицей коллективы һәм элекке укучылары тәбрикләде.

Мария Михайловна — Башкортстан Республикасы кызы. Уфада институт тәмамлаган яшь белгеч Языковога эшкә билгеләнә. Фронтовик Николай Никитович белән гаилә корып, 1957 елда алар Азнакайга күченеп киләләр. Мария Кривуляк «Азнакайнефть» идарәсендә җитәкче кадрлар һәм балалар бакчалары инспекторы булып эшли, аннан соң инде лаеклы ялга чыкканчы 4нче мәктәптә география укыта.

Мария Михайловна тырыш хезмәте өчен «Россия халык мәгарифе отличнигы» исеменә, «Фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», юбилей медальләренә, тармак мактау кәгазьләренә ия. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстерә.

Юбиляр бүгенге көндә балалары, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп, матур гомер кичерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100