Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайның Җиңү бистәсендә ишегалларын яңарттылар
«Безнең ишегалды» программасы нигезендә Азнакайның Җиңү бистәсендә күпфатирлы алты йортның ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.
Людмила Ермакова күпфатирлы йортларның берсендә 58 ел яшәсә, Лилия Якупова 25 ел гомер итә.
«Бөтен җир ялт итеп, тора, ишегалларыбыз шәһәрнекеннән ким түгел хәзер», – ди алар.
Җиңү бистәсе халкының шатлыгын район җитәкчелеге дә уртаклашты. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин халык белән очрашып, аларның сорау-гозерләрен дә тыңлады.
Җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга район башлыгы һәм җирлек җитәкчесе Ирина Бохарова Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр дә тапшырдылар.
Йорт ишегалларында кул осталары тудырган эшләрдән күргәзмәләр дә эшләде, тәм-томнардан табын ясалды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз