news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның иң сәләтле укучыларына «Чулпан» премиясе тапшырылды

Азнакай районында «Чулпан» конкурсы сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү максатларында уздырыла. Быел әлеге премиягә 17 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив 51 укучы һәм отрядлар ия булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Беренче бүләкне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин иң яхшы шәһәр мәктәбе укучыларына тапшырды.

«Сәләтле балаларның күплеге белән горурланабыз. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, педагогларга, иганәчеләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», – диде ул.

Конкурска барлыгы 121 укучыдан гариза кергән. Һәр номинация буенча шул өлкәгә караган белгечләр жюри составында арадан иң сәләтлеләрне сайлап алган.

Конкурс җирлегебездә эшләп килүче предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр ярдәмендә уза. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100