news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Илбәк авылында Бәлеш бәйрәме булды

Азнакайның Илбәк авылында Бәлеш бәйрәме булды
"Азнакай"

Азнакайның Илбәк авылында Бәлеш бәйрәме үтте. Авыл уңганнары аның нинди генә төрен пешермәгән. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Илбәк кенә түгел, Мәсгут авылыннан, Җәлил бистәсеннән дә кунакларны үзенә җыйган бәйрәм музыкаль күренеш белән башланып китте. Авыл үзешчәннәре сәхнәдә кич утыру күренешен күрсәтте. Гүзәлия Гатауллина, Диләрә Ситдикова, Мөнҗия Зарипова, Ландыш Зарипова, Зилира Мәрданшина борынгы уеннарны, җыр-биюләрне искә алып, барысының да күңелләрен күтәрде. 

Мәсгут авылыннан әтиле-уллы Илгизәр һәм Илсур Зиннуровларның баянда уйнап-җырлаулары да кунаклар күңеленә хуш килде.

Тархан авылы шагыйрәсе Гафифә апа Гаффарованың чыгышы күпләрне уйландырды да, шатландырды да.

Бәйрәм кунаклары «Маяк» газетасы журналисты, шагыйрә Резеда Шәрипованың иҗаты белән якыннан танышып, аның юморескаларын да, балалар өчен язылган шигырьләрен дә рәхәтләнеп тыңладылар. Мәгариф ветераны Дания Авзалова аның төрле елларда язылган шигырьләрен дә укыды.

Соңыннан авыл уңганнары табын артына җыелып, берсеннән-берсе тәмле бәлешләр белән сыйланды. Аларның һәрберсе шундый җылы очрашу уздырган өчен клуб директоры Роза Галимҗанова һәм китапханә мөдире Гөлүсә Габдрәхимовага рәхмәт әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100