news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Илбәк авылы хатын-кызлары гәлүшләрен төсле ташлар белән бизәгән

Азнакайның Илбәк авылы хатын-кызлары гәлүшләрен төсле ташлар белән бизәгән
"Маяк"

Азнакай районының Илбәк авылы мәдәният йортында «Милли бизәкләр» дигән мастер-класс узган. Хатын-кызлар һич тә аптырап тормаган, резин гәлүшләрен бизәгән. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Без һәрчак матур булырга тиеш. Чынлыкта исә, авыл үзешчәннәре сморт-конкурсына барыбызныкы да бертөсле булсын дип сәхнә аяк киеме ясадык. Безгә бу идеяны Ирекледә яшәүче Далия апа Закирова бирде. Ул гәлүшен Сабантуйга шулай бизәгән булган», – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Роза Галимҗанова

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100