news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның эшмәкәрләр берлеге республикада иң яхшылар рәтенә керде

Азнакайның эшмәкәрләр берлеге республикада иң яхшылар рәтенә керде
"Азнакай"

«Иң яхшы эшмәкәрләр советы» республика конкурсында Азнакай районы эшмәкәрләр берлеге «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан инновацион продукция һәм хезмәтләрне камилләштерү һәм файдаланудагы хезмәтләр өчен» номинациясендә җиңеп чыкты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге бәйге Татарстан Иҗтимагый палатасы ярдәмендә кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан дүртенче елын үткәрелә. Бәйгедә республиканың 25 районы катнашкан.

Азнакай районында 10100 шәхси эшмәкәр, 100дән артык фермер һәм 3600дән артык үзмәшгуль эшчәнлек алып бара, 6 сәнәгать мәйданчыгы эшли. Район үсешендә кече һәм урта бизнесның да өлеше елдан-ел арта. Былтыр гамәлдәге программалар буенча бизнеска 183 млн сум җәлеп ителгән.

«Бүген үз эшен ачарга теләүчеләргә җирлегебездә мөмкинлекләр зур, хөкүмәт, хакимият  ярдәм күрсәтә. Эш ачучыларга сәнәгать мәйданчыклары иң отышлысы. Үз туган җиребездә яшәргә һәм эшләргә кирәк. Барлык эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, уңышлар телим, алга таба да матур җиңүләр яуларга язсын», – ди район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Азнакай эшмәкәрләр берлеге 2019, 2021 елларда да башка номинацияләр буенча җиңү яулаган иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100