news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакайның Чатыр Тау итәгендә глэмпинг-шәһәрчек төзелә

Азнакайның Чатыр Тау итәгендә глэмпинг-шәһәрчек төзелә
"Азнакаево"

Азнакайның Чатыр Тау итәгендә глэмпинг-шәһәрчек калка.

Беренче тапкыр глэмпинг Бөек Британиядә кулланыла башлый. Инглизчә glamour һәм camping сүзләрен татарчалатыбрак әйтсәк – затлы кемпинг дияргә була. Ул экотуризмның бер юнәлеше булып тора. Табигать кочагында бөтен уңайлыклар тудырып ял итү, ягъни, йомшак түшәк, ризык пешерү җиһазлары, душ, бәдрәф һ.б. барысы да бар. Бу турыда «Азнакаево» сайтында хәбәр ителә.

Менә шундый заманча көнкүрешле ял урынын нефтьчеләр үзебезнең җирлектә – Чатыр Тау итәгендә дә төзи.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100