news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның боксчы кызы төбәк ярышларында чемпион булды

Азнакайның боксчы кызы төбәк ярышларында чемпион булды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Оренбург шәһәрендә Россиянең атказанган спорт остасы, Европа чемпионы Владимир Чернышев истәлегенә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында бокс турниры узды. Рингка чыккан 130 боксчы арасында Азнакай шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет-кызлар да бар иде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Кызлар арасында барган киеренке алышларда Зарина Точина 66 килограмм авырлыкта чемпион калды. Зөлфия Хаҗиева 60 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады. Егетләр арасында Раяз Гәрәйшин 52 кг авырлыкта икенче урынга ия булды. Спортчыларның тренеры – Равил Йосыпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot