news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Актүбә бистәсендә ат спорты ярышлары бара

Азнакайның Актүбә бистәсендә ат спорты ярышлары бара
"Азнакай"

Кичә Актүбәнең ат спорты мәктәбендә «Татнефть» кубогына конкур ярышлары үтте. Ат сөючеләр әлеге спортта зур уңышларга ирешкән, Татарстан, Россиякүләм ярышлар җиңүчесе Адель Хәлиуллин призына да ярыштылар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Кечкенәдән хайваннарны үз иткән Адель җиде яшендә Актүбәнең ат спорты мәктәбенә килә. Үзенең тырышлыгы, сабырлыгы, үҗәтлеге белән ул әлеге спортта күп кенә уңышларга ирешә. Авыру сәбәпле, аңа ике елга спорттан китеп торырга туры килсә дә, атларга булган мәхәббәте кимеми. Быел исә 19 яшьлек егет ярышларда катнашырга да өлгергән.

Барлык авырлыклар артта калган, шуңа Ләйсән һәм Марат Хәлиуллиннар улларының савыгуы хөрмәтенә зур бәйрәм оештырырга уйлаганнар. Адель исә киләчәктә ветеринар булу турында хыяллана.

Тантаналы чарада катнашкан «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да Хәлиуллиннар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Актүбә ат спорты мәктәбендә тудырылган шартлар өчен «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерде.

Чарага Адельне дәвалаган табиб – балалар республика балалар клиник сырхауханәсе нейрохирургы Айрат Газизов та чакырулы иде. Ул да егеткә уңышлар теләде.

Бүген биредә ат спортының иң катлаулы төрләренең берсе – выездка була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100