news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Әгерҗе авылы янындагы күлгә аккошлар килгән

Азнакайның Әгерҗе авылы янындагы күлгә аккошлар килгән
Гөлгенә Ибраһимова

Азнакай районының Әгерҗе авылы күленә шушы көннәрдә берьюлы 8 матур аккош төшкән. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Аккошларның безнең күлгә элек тә тукталганнары бар иде. Хәтта кара төстәгесен дә күргәнебез булды. Яз көне монда ата аккош күренде, аннары парлашып та йөзделәр. Соңрак алар югалды. Күрәсең, бала чыгарырга дип, яшеренрәк урыннарга, бәлки, безнең авылга якын булган башка сулыкларга киткәннәрдер. Безнең гаҗәпләнүебезгә, Сабантуйга әзерләнеп йөргән көннәрдә күлебездә берьюлы 8 шундый матур кошны күрдек», – дип сөйләде фото һәм видео авторы Гөлгенә Ибраһимова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot