news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның 5нче урта мәктәбендә парламент дәресендә район башлыгы катнашты

Азнакайның 5нче урта мәктәбендә парламент дәресендә район башлыгы катнашты
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайның 5нче урта мәктәбендә парламент дәресе узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, шәһәр Советы депутатлары, әфган сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары да катнашты.

Патриотик темага багышланган дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Гомәрова бик җанлы, кызыклы итеп алып барды.

Укучылар «Нәрсә ул Ватанга хезмәт итү? Ватанга хезмәт итүнең нинди мисалларын беләсез? Моның өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк?» дигән сорауларга җаваплар эзләп, бу өлкәдә үзләренең тирән белемнәрен күрсәтте. Бу көнне парта артына утырган өлкәннәр дә үзләренә бик күп тарихи яңалыклар ачып, дистә еллар мәктәптә узган темаларны янә хәтерләрендә яңарта алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot