news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатты

Азнакайлылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатты
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайлылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатты. Районнан хәрби операциядә катнашучыларга 40 тонна кирәк-яраклар төялгән өч машина ерак юлга кузгалды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.

Гуманитар ярдәм итеп азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, генераторлар һәм башка кирәк-ярак әзерләнде. Азнакайлылар якыннарына шулай ук адреслы посылкалар да җибәрде. Район исеменнән һәр егеткә шулай ук туган як җылысы белән «төрелгән» күчтәнәчләр дә тутырылган иде.

«Азнакай халкы гуманитар ярдәм туплауда һәрчак актив катнаша. Бу юлы да эшмәкәрләр дә, оешма-предприятие вәкилләре дә, шәһәр, авыл халкы да читтә калмады. Барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Махсус операциядә катнашкан якташларыбыз сораган әйберләрнең барысын да әзерләдек. Инде исән-сау булсыннар да, тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайту насыйп булсын аларга», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

«Курск волонтерлары мичләр, генераторлар, урын-җир кирәк-яраклары сораганнар иде, барысын да юнәттек. Кичәге машина шулай ук биредә хезмәт итүче хәрбиләргә посылкалар да алып китте. Машиналар Лисичанск, Донецк юнәлешендә хәрәкәт итә.

Хәрбиләр төзелеш материаллары, җылы киемнәр, җылы аяк киемнәре сорады, машиналарда боларның барысы да бар. Әйбер җылытыр, үзләренә җылыну өчен блиндаж шәмнәре дә бик кирәк бүгенге көндә, аларны да әзерләп җибәрдек», – ди гуманитар ярдәмне җыю, туплауда башлап йөргән кешеләрнең берсе, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100