news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар креатив чаналарда узышты

Азнакайлылар креатив чаналарда узышты
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре чорында Азнакайда зурлап чаналарда узышу бәйгесе оештырыла. Быел да Р.Ишкәев исемендәге ял паркында үткән фестивальдә катнашучы сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, оешма-предприятиеләр коллективлары нинди генә чаналар әзерләмәгән иде! Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Фестиваль елдан-ел күбрәк командаларны берләштерә. Аны район брендына әверелде дияргә дә була. Канашучыларның фантазиясенә елның-елында таң калабыз. Быел да бер-берсен кабатлаган чана юк, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм креатив. Шуңа монда җиңелүчеләр булуы мөмкин дә түгел. Сезнең барыгыз да - җиңүче. Яңа елда һәммәгезгә сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары, җиңүләр телим», - диде Марсель Шәйдуллин.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

Быел гран-прига Ирекле авыл клубы лаек булды. Алар «Тынычлык күгәрчене» дип аталган чана ясаганнар иде.

Беренче урынны үзара Яңа Юл, Актүбә бистәләре һәм Әгерҗе авылы командалары бүлеште. Азнакай үзәк сырхауханәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты, Мәнәвез авылы чаналары икенче урынга лаек булды. Өченче урын Урсай, 8 нче мәктәп һәм Яшьләр үзәге командаларына бирелде. Җиңүчеләргә дә, башка катнашучыларга да дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100