news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар «Дуслык тәкыясе» төбәкара милли традицияләр фестивалендә җиңү яулады

Октябрьский шәһәрендә «Дуслык тәкыясе» төбәкара милли традицияләр фестиваль-конкурсы үтте. Анда АзнакайныңТаллы Буләк авылыннан «Сандугач» фольклор ансамбле 1нче дәрәҗә лауреат булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, аны киләчәк буынга җиткерү, яңарту максатыннан оештырылган әлеге фестивальдә Башкортстан, Татарстан республикалары, Оренбург, Чувашиядән 300гә якын сәнгать остасы катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100