news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайлылар Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен төзекләндерү өмәсенә кушылды

Азнакайлылар Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен төзекләндерү өмәсенә кушылды
Фото: "Азнакай-информ" сайты

18 апрельдә республикада Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен һәм хәрби каберлекләр урыннарын төзекләндерү буенча Бөтенроссия өмәсе старт алды. Акциядән азнакайлылар да читтә калмады. «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге оештырган чистарту өмәсендә шәһәрнең 9 нчы мәктәп укучылары, «Яшь гвардиячеләр» активитслары, яшьләр лидерлары катнашты. Бу хакта «Азнакай-информ» яза.

Алар Җиңү мәйданындагы мемориаль комплексны җыештырып, юып та чыкты.

«Әлеге игелеклелек чарасында 9 нчы мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин, директоры урынбасары Рузилә Низамова җитәкчелегендә 15 укучы катнашты. Барысы да 10-11 нче сыйныф укучылары, димәк, һөнәр сайлау алдында торалар дигән сүз. Бөек Җиңү көненә әзерлек эшләренә өлеш кертеп, бик зур эш башкардылар. Илебезнең, Азнакайның патриотлары итеп үстергәннәре өчен балаларның әти-әниләренә аеруча рәхмәтлебез», – «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100