news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм эшелоны озатылды

Азнакайдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм эшелоны озатылды
Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм эшелоны озатылды. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.

«Монысы 94 нче гуманитар йөк. Беркем дә мәҗбүр итми, бу һәркемнең йөрәк кушуы буенча эшләнә тоган изге эш. Ярдәм кулын сузган һәрбер оешма-предприятие коллективына, волнтерларга, мәктәп укучыларына... һәммәсенә бик зур рәхмәт. Бу юлысы генераторлар, көймәләр, аларга моторлар, квадроцикл җибәрәбез. Маскировка челтәрләре егетләребез өчен аеруча кирәкле. Хезмәт итүче ир-егетләребезнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, туганнары токмачлар, пироглар алып киләләр. Өй ризыклары егетләребез өчен бик тә тансык бит. Без аларны исән-сау тизрәк кайтуларын көтеп калабыз, – ди Азнакай район советы аппараты җитәкчесе, төп оештыручыларның берсе Эльвира Галиева.

Безнең һәрбер ярдәмебез – фронттагы ир-егетләребезгә барып җитсен, рухи көч бирсен, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot