news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Зәңгәр мәчет мәдрәсәсендә мөселман балалары өчен җәйге укулар башланды

Азнакайда Зәңгәр мәчет мәдрәсәсендә мөселман балалары өчен җәйге укулар башланды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда Зәңгәр мәчет мәдрәсәсендә 7-11 яшьлек мөселман балалары өчен җәйге укулар башланды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Программада Ислам дине нигезләрен, иман шартларын өйрәнү, тәһарәт алу, намаз уку, Коръән сүрәләре уку-ятлау, әдәп-әхлак дәресләре, пәйгамбәрләр тормышын өйрәнү, кул эшләре дәресләре бар. Дәресләр ачык һавада уеннар белән аралап алып барыла. Балаларны 3 тапкыр ашаталар.

Кызыклы очрашулар да планга кергән. Дәресләргә 40 бала килгән.

Балаларга хәерле гыйлемнәр бирергә, Аллааһ Тәгаләбез ризалыгын алырга насыйп булсын, ин шәә Аллааһ

news_right_1
news_right_2
news_bot