news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда «Зәйнәбфест» кысаларында «Авыл көе» концерты башланып китте

«Авыл көе» Зәйнәб Фәрхетдинованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган.

Азнакайда «Зәйнәбфест» кысаларында «Авыл көе» концерты башланып китте
Энҗе Габдуллина

Азнакайның Ишкәй ял паркында «Зәйнәбфест» башланып китте. «Авыл көе» дип аталган концертны ТР халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова 55 яшьлек юбилее уңаеннан уздыра.

«Үзбәкстанда тусам да, туган ягым дип Азнакайны саныйм. Мине һәрвакыт бик яратып, хөрмәт итеп каршы алалар. 50 яшьлек юбилеемны авылда Ык буенда бик матур итеп үткәргән идем. Мондый фестиваль оештыру уе күптәннән бар иде, чынга ашырдык, Аллаһка шөкер», – дип сөйләде Зәйнәб Фәрхетдинова.

Зәйнәб Фәрхетдинова концертны «Күңел унҗидедә» җыры белән башлап җибәрде. 

Юбилей концертында ТР халык артистлары Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, ТР Атказанган артистлары Марат Галиев, Равил Галиев, Сиринә Зәйнетдинова, җырчылар – Алия Карачурина, Гөлсирин Абдуллина, Базарбай Бикчәнтәев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рәсим Фасыйхов һәм Алмаз Хәсәнов катнаша. 

Фестивальдә «Казан нуры» оркестры солистлары, баянчылар – ТР атказанган артистлары Айнур Моратов, Риф Караметдинов, шулай ук Наил Сәгъдиев һәм Булат Шәрипов та чыгыш ясый.

Фестивальне Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot