news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Азнакай районы юлларында ел башыннан 27 авария теркәлеп, аларда сигез кеше һәлак булды, утызы төрле тән җәрәхәтләре алды.

Юлларда һәлак булганнарны искә алу көне шушы аяныч хәлләрдән сак булырга өндәү, юлларда бик тә игътибарлы йөрергә кирәклеге турында киң җәмәгатьчелеккә тагын бер кат искәртү максатында билгеләп үтелә. Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чарага азнакайлылар быел да битараф калмады, Татарстан мәйданында узучы хәтер акциясендә укучылар, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты.

Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ренат Гайнетдинов үзенең чыгышында машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә фаҗигаләрен булдырмый калуда үз өлешләрен кертергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Быелгы районкүләм «Автоледи» бәйгесендә җиңгән Гөлназ Хәсәнова да акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, юлларда игътибарлы булырга өндәде.

Чарада катнашучылар юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100