news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда язучы Марсель Гариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Азнакайда язучы Марсель Гариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә язучы Марсель Гариповның 80 яшьлегенә багышланган «Галиҗәнап китап сүзе» дип исемләнгән иҗатташлар, китап укучылар очрашуы үтте. Юбилярны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева, берлекнең Әлмәт бүлеге әгъзалары Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Гөлчәчәк Садретдинова, Резеда Шәрипова һәм Фәйрүзә Исмәгыйлева катнашты. Шулай ук юбилярны котларга дуслары, иҗатын үз күрүчеләр килде.

Күркәм чара Әгерҗе авылы үзешчәннәр театры сәхнәләштергән «Гайшә» спектакленнән өзек карау белән башланып китте.

Кичәдә Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов турында бик күп җылы сүзләр һәм истәлекләр яңгырады.

Марсель Гарипов кунакларын табадан гына төшкән китабы белән дә таныштырды.

Шулай ук Марсель Гариповка «Әдәбияттагы казанышлары өчен» медале, «Габдулла Тукайга 140 ел» истәлекле күкрәк билгесе, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Марсель Гарипов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарихчы, язучы-публицист, Петр І фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова әдәби премиясе һәм Мәхмүт Хәсәнов исемендәге төбәк премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен» медале иясе, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot