news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яулык-түбәтәйле лагерь сменасы тәмамланды

Азнакайда яулык-түбәтәйле лагерь сменасы тәмамланды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчетендә 3 атна буе барган җәйге укулар тәмамланды. Җәйге лагерьда ислам дине нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы, әдәп-әхлак, кул эшләре дәресләре, кызыклы очрашулар оештырылды. Укуларда 6-12 яшьлек 37 бала катнашты. Пешекчеләр егет-кызларны көнгә 3 тапкыр тәмле ризыклар белән сыйлады. Бу хакта «Азнакай» сайтында Гөлнара Хафизова хәбәр итә.

Дини белем алу белән балалар төрле хуҗалык эшләренә дә өйрәнде. Мәсәлән, алар кул эшләре дәресендә кисеп, буяп ясаган бик матур агач – пәйгамбәрләр шәҗәрәсе, Мөхәммәд салләллаhу гәләйhи уә сәлләмнең ата-бабалары һәм гаиләсе шәҗәрәсе.

Соңгы көнне малайлар өчен азан конкурсы оештырылды, җиңүче – 6 яшьлек Зөфәр Иксанов бөтен шәһәргә ишетерлек итеп җомга намазына азан әйтте. Ә кызлар арасында үткәрелгән намаз бәйгесендә беренче урынга Газизә Ибраһимова лаек булды. Яшь мөәзингә Нәфис хәзрәт бик тә үзенчәлекле бүләк – 5 литр зәмзәм суы тапшырды, икенче урынга чыккан Ислам Фарукшинга һәм намаз конкурсында җиңгән Газизәгә матур намазлык бүләк ителде.

Җомга намазыннан соң балаларга кече Сабантуй уеннары оештырдылар. Малайлар тактага кадак кагуда ярышты, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек уеннар да бик күңелле узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100