news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда ятим балалар өчен Сабантуй үткәрелде

Азнакайда ятим балалар өчен Сабантуй үткәрелде
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай шәһәренең Р.Ишкәев исемендәге ял паркында район җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәмендә ятим балалар һәм аларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен Сабантуй узды. Гадәттәгечә, ул быел да күңелле уеннарга, бәйгеләргә һәм бүләкләргә бай булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

«Олы йөрәкле, мәрхәмәтле булганыгыз, ятим сабыйларны канат астына алып, аларга күңел җылыгызны, мәхәббәтегезне, әти-әни назы бүләк иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Сабан туен тантаналы ачып.

Бәйрәмне дәвам итеп, җитәкчеләр ятим балалар тәрбияләүче гаиләләргә, юбилейларын билгеләп үтүче әниләргә, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Соңыннан балалар үзләрен төрле милли уеннарда, спорт ярышларында сынап, бүләкләр оттылар, туңдырма белән сыйландылар. Мәктәп туклануы комбинаты пешекчеләре аларга шулай ук пылау һәм кайнар чәй дә әзерләгән иде.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot