news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшьләр һәм укучылар катнашында «Хәтер» патриотик җырлар смотр-фестивале булды

Азнакайда яшьләр һәм укучылар катнашында «Хәтер» патриотик җырлар смотр-фестивале булды
"Азнакай"

Азнакайда яшьләр һәм укучылар катнашында «Хәтер» патриотик җырлар смотр-фестивале үтте. Балалар иҗат үзәгендә барган финалга иң яхшылар барланган. Фестиваль мәктәпләрнең һәм районның җыр түгәрәкләре үзешчәннәренең активлыгын, сәхнә осталыгын бәяләү генә түгел, ә тарихны, патриотик хисләрне яңарту, батырларыбызга мәдхия белдерү дә ул. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Һәр елдагыча, егетләр-кызлар һәм аларның остазлары җыр бәйгесенә җитди әзерләнгән. Мәктәпләрдә, өстәмә белем түгәрәкләрендә патриотик тәрбиянең тиешле югарылыкта булуы чагыла. Үз тирәләренә күпсанлы үсмерләрне туплап, аларга музыка, җыр, шигърият дөньясына ишек ачкан укытучылар, түгәрәкләр җитәкчеләре куйган тынгысыз хезмәтнең нәтиҗәләре дә ачык чагылды. Шәкертләре призлы урыннарны яулады.

Патриотик җыр фестивале тагын да талантлар ачты, егетләр-кызлар үзләренә яңа дуслар табып, призлар алып, аннан күтәренке кәефтә таралышты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100