news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүче хатын-кыз мошенникларга кредит алып биргән

Азнакайда яшәүче 1977 елгы хатын-кыз мошенникларга ышанып, 700 мең сумга кредит рәсмиләштерә. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, аңа таныш булмаган берәү шалтыратып, кемнеңдер кредит рәсмиләштерергә теләвен әйтә. Акчаларны «саклап калу» өчен, аны банктан алырга һәм икенче счетка салырга кирәк була. Каза күрүче банкка бара һәм үз исеменә 700 мең сум кредит ала. Аферистлар кушуы буенча азнакайлы 16 мең сумга андроид системалы телефон да сатып ала.

Линиянең икенче ягындагы кешенең кушуы буенча ул телефонына банк кушымтасы «урнаштыра» һәм алар әйткән номерга картасын «беркетә». Банктан кредит рәсмиләштереп алган акчаларның 658 мең сумын ул кибетләрнең берсендә урнашкан банкомат аша мошенниклар әйткән номерга сала. Калган 42 мең сумны да бәлки җибәреп бетергән булыр иде, бөгәрләнгән акчаны банкомат кабул гына итми.

Аны-моны уйлап, аңына килгәндә инде аның «кулында» кредит һәм яңа телефон гына торып кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100