news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар кушуы буенча Азнакай кешесе 1 миллион 600 мең сум кредит алган

Азнакай районы эчке эшләр бүлегенең кизү частена 38 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешеләрнең 300 мең сум акчасын урлаулары турында гариза яза.

Тикшерү барышында ачыкланганча, аның мошенниклар күрсәтмәсе буенча 1 миллион 608 мең сум кредит рәсмиләштерүе ачыклана. Аның ватсабына шалтыратучы үзен ФСБ хезмәткәре, аннан Россия Үзәк Банкы вәкиле иттереп таныштыра. Каза күрүче ышансын өчен әлеге ведомство кешесе булуын раслаучы фотоларга кадәр җибәрә.

Сүз арты сүз китеп, мошенник азнакайлы исеменә кемнеңдер 1 608 000 сум күләмендә кредит рәсмиләштерүен әйтә. Мошенниклык гамәлләрен кисәтү өчен аңа әлеге сумма күләмендә кредит алырга кушыла. Соңыннан ул кредит акчасының 300 мең сумын банкоматтан ала.

Аннары хатын-кыз «банк» хезмәткәре кушуы буенча телефонына мобиль кушымта урнаштыра, аңа телефон аша сөйләшкән кешенең телефон номерын «беркетә». Ә 300 мең сум акчаны банкомат аша мошенниклар счетына күчерә. Калган акчаны ул телефондагы кушымта аша мошенникларга күчерергә тиеш була. Бәхеткә, күчерә алмый, кушымта ниндидер хата бирә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100