news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүче 77 яшьлек ир-ат мошенникларга якынча 3 млн сум акча күчергән

Азнакай районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада кырыгалдарлар алты азнакайлының дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларын урлаган. Ә өлкән яшьтәге ир-ат зур сумма акчасын мошенникларга күчергән. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Күпчелек очракта алар кәрәзле элемтә операторы исеменнән шалтырата. Үзләрен пенсия фонды, хастаханә вәкилләре итеп танытучылар да бар.

Азнакайда берәү үзенә килгән кодларны әйткәннән соң, әздән генә 272 мең сум акчасын югалтмый кала.

Күктәге торнага ышанып, булган акчаларын югалтучылар да бар. 77 яшьлек пенсионер интернетта өстәмә акча эшләргә уйлап, булган 2800000 сум акчасын мошенникларга күчереп бетерә. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100