news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшь укытучылар белән очрашу үткәрелде

Азнакайда яшь укытучылар белән очрашу үткәрелде
Лилия Баянова, Ландыш Габитова

Азнакайның «Тау» яшьләр үзәгендә 10 яшь укытучысы районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белән бер өстәл артында очрашты. Ул Укытучылар һәм остазлар елының Укытучылар декадасы кысаларында узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Өстәл артында бергәләп чәй эчкәндә борчыган сораулар, укытучы эшеннән алган тәэсирләр, зирәк киңәшләр, ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады; әңгәмә тиз һәм күңелле үтте.

Яшь укытучы Ләйсән Гәрәева грант оту, төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашу кирәклеге, Азнакай районының Яшь укытучылар ассоциациясе рәисе буларак әлеге оешманың үзе һәм аңа керү мөмкинлеге турында сөйләде. Аның хезмәт юлы – район күләмендә яшь кешегә һөнәри баскычтан югары үрләргә күтәрелүенә лаеклы үрнәк.

Яшь белгечләр тантаналы рухта, чиксез горурлык белән лаеклы укытучы булырга ант бирде. Гомумроссия мәгариф профсоюзының Азнакай территориаль оешмасының җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова профсоюз билгеләрен өләште. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин яшьләргә чәчәкләр һәм истәлекле сәгать бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100