news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда янган фатирдан бер ир-атны коткарганнар

Азнакайда Хәсәнов урамындагы биш катлы йортта янгын чыгу турында хәбәр 11.12 сәгатьтә 101 нче янгын сагы номерына килде. Дүртенче каттагы фатирда карават яна башлаган.

Янгын сүндерүчеләр янган фатирга эләккән һәм зыян күргән 54 яшьлек ир-атны коткарган. Берничә минуттан соң  янгынны сүндергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot