news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яңа ЗАГС бинасы ачылды

Азнакайда яңа ЗАГС бинасы ачылды
"Маяк"

Бүген Азнакайга Татарстан Премьер – министры урынбасары Васил Шәйхразыев килде. Ул ЗАГС бинасын ачу тантанасында катнашты. Анда шулай ук «Татнефть»нең генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да бар иде.

2021 елда «Татнефть» ярдәме белән яңа ЗАГС бинасы проекты эшләнеп, аңа нигез салына башлады. Капиталь кертем күләме 103 миллион сум тәшкил иткән.

Бер катлы бина, тышкы яктан әллә ни зур күренмәсә дә, эче шактый иркен. Ул ике зонага бүленгән: дәүләт торышы актларын теркәү, тантаналар залы, административ өлеш.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин яңа Никахлашу сарае идеясын хуплаган Татарстан хөкүмәтенә һәм аны кыска срокта сафка бастырган «Татнефть» җитәкчелегенә барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.

ТР Премьер – министры урынбасары Васил Шәйхразыев бинаның бик зәвыклы булуын ассызыклап, аның Татарстанда иң матур Гаилә йортларының берсе булуын әйтте.

ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да азнакайлыларны Никахлашу сараеның өй туе белән котлап, иң изге теләкләрен ирештерде.

«Яңа бинаның ишекләре һәрчак ачык. Яшь парларны матур гаилә кору тантанасына көтеп калабыз», – диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова.

Анда районның 50 елдан артык тату гомер иткән үрнәк гаиләләрне дә хөрмәтләделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100